Кеше һәм закон
Ике атнада – алты сәрхүш
Полиция хезмәткәрләре район юлларында алты исерек машина йөртүчене ачыклаган.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев билгеләп үткәнчә, юлда исерек машина йөртүче - җаваплылык сыйфатында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне генә түгел, шулай ук зур күләмдә штраф түләүне дә үз эченә алган җитди административ кагыйдә бозу. Автомобиль руле...
Полиция хезмәткәрләре район юлларында алты исерек машина йөртүчене ачыклаган.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев билгеләп үткәнчә, юлда исерек машина йөртүче - җаваплылык сыйфатында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне генә түгел, шулай ук зур күләмдә штраф түләүне дә үз эченә алган җитди административ кагыйдә бозу. Автомобиль руле артына утырган исерек йөртүче бер ел ярымнан ике елга кадәр вакытка машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә һәм утыз мең сум штраф салына. Машина рулен исерек иптәшенә тапшырган очракта да, транспорт хуҗасын шундый ук җәза көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев