Инвалидны бер тиенсез калдыралар
Аксубай прокуратурасы район суд приставлары хезмәте бүлегенең эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү 1 төркем инвалидтан кергән мөрәҗәгать буенча үткәрелде. Башкару производствосы турындагы канунга нигезләнеп, башкару документын (яки берничә башкару документын) үтәгәндә әҗәтле гражданнарның хезмәт хакыннан яки башка кеременнән 50 проценттан да артык акча тотып калынырга тиеш түгел. - Суд пристав-башкаручысы, югарыда телгә...
Аксубай прокуратурасы район суд приставлары хезмәте бүлегенең эшчәнлеген тикшерде.
Тикшерү 1 төркем инвалидтан кергән мөрәҗәгать буенча үткәрелде. Башкару производствосы турындагы канунга нигезләнеп, башкару документын (яки берничә башкару документын) үтәгәндә әҗәтле гражданнарның хезмәт хакыннан яки башка кеременнән 50 проценттан да артык акча тотып калынырга тиеш түгел.
- Суд пристав-башкаручысы, югарыда телгә алынган канун таләбен бозып, Пенсия фондына гражданинның пенсиясеннән 50% күләмендә акча тотып калу турында башкару документы җибәрү өстенә, аның банктагы пенсия счетына арест салу турында карар да чыгара, - дип шәрехләде район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина. - Шул рәвешле, гражданинның ипи сатып алырлык та акчасы калмый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча суд пристав-башкаручысы чыгарган карарга район прокуратурасы протест белдерде. Тотып калу күләме 30%ка киметелгән. Моннан гайре, суд приставы-башкаручысы тарафыннан банктагы пенсия счетында булган акчаны тотып калуга бәйле мөрәҗәгать кире кагылган.
Фото: today.kz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев