Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә 12 нче июльдән 25 нә кадәр вакыйгалар турында 120 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 7 се - җинаять маддәсенә туры килә, 3 җинаять эше ачылган, 7 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, икесендә зыян күрүчеләр бар. 11 июльдән 12 сенә каршы төндә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Муса...

Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә 12 нче июльдән 25 нә кадәр вакыйгалар турында 120 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, 7 се - җинаять маддәсенә туры килә, 3 җинаять эше ачылган, 7 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, икесендә зыян күрүчеләр бар.

11 июльдән 12 сенә каршы төндә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Муса Җәлил урамындагы 47 нче йорт яныннан "Stels" велосипеды югала. Хатыны белдергәнчә, велосипед хуҗасы алдагы көннәрдә исерек булган. Оператив-тикшерү эшләре барышында полиция хезмәткәрләре, әлбәттә инде, гражданнарның ярдәме белән, бу җинаятьне кылган затларның эзенә кыска вакыт эчендә төшә. Алар Нурлат районының Мамык авылыннан булып чыгалар. Үз гаепләрен таныйлар: велосипедны өченче кешегә сатып җибәрергә өлгергәннәр. Җинаять эше ачылган.
17 июль көнне төш вакытында билгесез зат Иске Ибрай авылы буасы янында геодезистларның 6СТ-132 маркалы аккумулятор батареясен урлый. Аккумулятор сейсмотапшыргычлар эшендә кулланылган. Районда эшләүче геодезистлар аппаратураны урлауның икенче очрагы белән очрашалар инде, чөнки ул зур территориядә урнашкан һәм каракларны үзенә җәлеп итеп, караучысыз кала (ике атна элек тә аларның сейсмотапшыргычларын урлаганнар иде).
18 июль көнне 22 сәгатьләр тирәсендә МЮД авылы кешесе үзенең яшел төстәге велосипедын кибет янында калдыра һәм анардан колак кага. Оператив-эзләнү эшләре алып барыла.
Бүлекнең кизү частенә Урмандеево авылыннан бер ханым мөрәҗәгать итә, 31 майдан 1 июньгә кадәр вакыт аралыгында аның банк картасыннан 16 мең сум акчасын салдыралар. Оператив-тикшерү эшләре алып барыла.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев