Ялган аракы турында “Халык контроле“нә
Рәсми

Ялган аракы турында “Халык контроле“нә

2016 елда Татарстанда аракы һәм составында спирт булган сыеклык белән кискен агулануның 776 очрагы теркәлгән. Бу Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе хисабыннан ачык күренә. Агуланучыларның төп өлеше ир-атлар (82,9 процент). Зыян күрүчеләрнең социаль торышы анализы күрсәткәнчә, аларның яртысы диярлек эшсезләр - 49,4 процент. 67,5 процент кеше - этанол, 23 проценты -...

2016 елда Татарстанда аракы һәм составында спирт булган сыеклык белән кискен агулануның 776 очрагы теркәлгән.

Бу Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе хисабыннан ачык күренә. Агуланучыларның төп өлеше ир-атлар (82,9 процент). Зыян күрүчеләрнең социаль торышы анализы күрсәткәнчә, аларның яртысы диярлек эшсезләр - 49,4 процент. 67,5 процент кеше - этанол, 23 проценты - билгесез спирт (шуның 89,9 проценты ялган аракыга туры килә) белән агуланган. Ялган аракы сату хакында "Халык контроле"нә хәбәр итәргә. Алкоголь һәм составында спирт булган продукциянең канунсыз әйләнеше турындагы мәгълүмат расланган очракта акчалата премия каралган. Сүз уңаеннан, татарстанлыларның кайберләре мондый хәбәрләр белән яхшы гына акча эшлиләр. Мисалга, башкалада яшәүче берәү, канунсыз аракы сату турында хәбәр итеп, 50 мең сумнан артык акча эшләгән. Ул "Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасына 30 дан артык мәгълүмат юллаган.


Нет комментариев