Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең борчулары аз түгел
Рәсми

Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең борчулары аз түгел

Опека һәм попечительлек бүлеге Аксубайның Яшьләр үзәгендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров катнашында тәрбиягә алган опекун гаиләләр белән семинар үткәрде. - Бүген тырышлыкның, хезмәтнең һәм җаваплылыкның нәрсә икәнен яхшы белгән кешеләр җыелды, - дигән сүзләр белән семинарны ачып җибәрде Сергей Александров. - Сез балалар тәрбияләп үстерүгә күп көч куясыз....

Опека һәм попечительлек бүлеге Аксубайның Яшьләр үзәгендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров катнашында тәрбиягә алган опекун гаиләләр белән семинар үткәрде.

- Бүген тырышлыкның, хезмәтнең һәм җаваплылыкның нәрсә икәнен яхшы белгән кешеләр җыелды, - дигән сүзләр белән семинарны ачып җибәрде Сергей Александров. - Сез балалар тәрбияләп үстерүгә күп көч куясыз. Һәр көнлек аяусыз хезмәтегез өчен сезнең алда баш иябез.

Ул тәрбиягә алынган балаларны тәрбияләүгә иҗади якын килгән, актив тормыш позициясе, түземлек һәм җаваплылык күрсәткәннәре өчен Татьяна һәм Михаил Максимовларга, Светлана һәм Алексей Гуляковларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чистай балалар йорты педагог-психологы Гүзәл Әглиуллина эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул Чистайда тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы эше турында сөйләде.

- Социаль педагоглар, юристлар, педагог-психологлар тәрбиягә бала алган гаиләләр белән түгәрәк өстәлләр, тренинглар үткәрәләр, - диде Гүзәл Фәрит кызы. - Ата-аналар үзләре дә тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Ә кайчакта бер-берсе белән аралашып сөйләшер өчен җыелалар.

Бүлек җитәкчесе, Аксубай районының өлкән суд приставы Михаил Вьюгин "Алиментларны ничек түләтергә?" дигән актуаль мәсьәлә белән чыгыш ясады. Әлеге проблеманың тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен аерым кискен торуы ачыкланды. Михаил Александрович ата-аналарга, һәр очракны шәхси ачыклау максатыннан, шәхси консультация алу өчен мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

- Сез һәр балага күңел җылыгызны өләшәсез, - дип сөйли "Шәфкатьлелек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балага ярдәм бүлеге мөдире Татьяна Семенова. - Әмма һәр гаиләдә дә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Безнең хезмәткә мөрәҗәгать итүдән тартынмагыз. Безнең бүлектә психолог бар. Аның хезмәте бушлай. Компьютер диагностикасы программасы да гамәлдә. Мисалга, фикер йөртү, игътибарны юнәлтү күнекмәләре, киеренкелекне ачыклау, курку хисеннән котылу өчен. Белешмәләр өчен телефон 2-80-91.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге ПДН өлкән инспекторы Игорь Белов тәрбиягә алынган балалар арасында хокук бозуларга юл куймау хакында сөйләде. Тәмәке тарту һәм алкоголь куллануны профилактикалау максатларында әңгәмәләр коруны үтенде. Электрон сигаретларның зыяны темасына да кагылды.

Аннан соң өч баланы тәрбиягә алган Светлана Гулякова чыгыш ясады. Ул ничек тәрбиягә бала алу, балаларның яраклашу чорындагы кыенлыклар, ярату һәм кайгыртуның ничек барлык авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләде.

- Бүген безнең балалар - бөтенләй үзгә кешеләр. Алар яхшы укыйлар, өлкәннәре техникага тартыла, кечкенәсе миңа аш-су әзерләүдә ярдәм итә. Без килеп туган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, бергәләп карарлар кабул итәбез, - дип бүлеште Светлана Васильевна.

Мондый очрашуның күптән булганы юк иде. Тәрбиягә бала алган ата-аналарның борчу-мәшәкатьләре бихисап. Аларның барысы да диярлек логопед табуны үтенделәр. Юридик ярдәм һәм консультация дә кирәк. Семинарда тәрбиягә бала алган ата- аналар клубы оешты. Хәзер исә клубта тәрбиягә алучыларга ярдәм итү, опекунлык кебек актуаль мәсьәләләр тикшереләчәк.

Семинар азагында Максимовларның кече кызлары чыгыш ясады. Ул күңелләрне тетрәндерерлек шигырь укыды.


Нет комментариев