Түләүләрне чиратларсыз
Рәсми

Түләүләрне чиратларсыз

Аксубай районы кешеләре электрон дәүләт хезмәтләренә өстенлек бирә башлады. Узган елда гына дәүләт хезмәтләре порталы аша 18 миллион сум акча түләнгән. Бу планлаштырылганның 10,8 процентын алып тора. Хезмәтләр арасында 14 юнәлеш тагын да популярлырак булып тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләү, балалар бакчасы өчен айлык түләүләр, ТКХ түләүләре,...

Аксубай районы кешеләре электрон дәүләт хезмәтләренә өстенлек бирә башлады.

Узган елда гына дәүләт хезмәтләре порталы аша 18 миллион сум акча түләнгән. Бу планлаштырылганның 10,8 процентын алып тора. Хезмәтләр арасында 14 юнәлеш тагын да популярлырак булып тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләү, балалар бакчасы өчен айлык түләүләр, ТКХ түләүләре, табибкә язылу, электрон көндәлектә билгеләрне карау да шулар исәбендә. Безнең районның бер кешесенә уртача өч хезмәт күрсәтү туры килә. "ТКХ өчен түләүләр һәм шулай ук түләү фактлары исәбе дә арта, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Марс Дәүләтшин. - ТКХ өчен генә дә Портал аша 1,5 миллион сумга якын акча түләнгән." Ул аксубайлыларга, су, канализация, фатир, ТКХ өчен өйдән чыкмый гына, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында электрон төрдә түләү мөмкинлеге хакында да искәртте. Моның өчен uslugi.tatarstan.ru сайтында "Фатир өчен түләү" өстәмә битне сайлап, түләү суммасын, исем-фамилияне, адресны кертергә һәм "Түләргә" төймәсенә басарга. Карта хуҗасы турындагы мәгълүматларны, карта номерын, аның гамәлдә булу срогын һәм картаның тикшерү кодын җыярга. Кайберәүләр алдакчыларга бәйле банк карталары белән эш итүдән куркалар. Ләкин, Марс Дәүләтшин ышандырганча, дәүләт хезмәтләре Порталы иминлек системасы белән ышанычлы якланган, кулланучыларның карта мәгълүматлары серверда сакланмый. Шуның өстенә барлык электрон түләүләрне башкарганда кулланучыга СМС-хәбәр төрендә килгән пароль кертүне таләп иткән система файдаланыла.


Нет комментариев