Район үзәгенең визит карточкасы
Үткән атнада төзекләндерелгәннән соң «Ташлы чокыр» чишмәсе тантаналы төстә ачылды. Әлеге чишмә бистә халкы яратып ял иткән урын булып торды. Монда гаиләләр белән килеп ял итәләр, коллективлар белән һөнәри бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр иде, әмма чишмә территориясе төзекләндерелмәгән, монда керү юлы да, тулы кыйммәтле ял өчен махсус урыннар да юк иде....
Үткән атнада төзекләндерелгәннән соң «Ташлы чокыр» чишмәсе тантаналы төстә ачылды.
Әлеге чишмә бистә халкы яратып ял иткән урын булып торды. Монда гаиләләр белән килеп ял итәләр, коллективлар белән һөнәри бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр иде, әмма чишмә территориясе төзекләндерелмәгән, монда керү юлы да, тулы кыйммәтле ял өчен махсус урыннар да юк иде.
Үткән җәй башыннан хәл тамырдан үзгәрде. Район башлыгы Камил Гилманов чишмәне төзекләндерү һәм аны алга таба бистәнең визит карточкасы итү инициативасы белән чыгыш ясады. Әлеге чакыруны предприятиеләр, оешмалар, эшмәкәрләр һәм район халкы да хуплады. Чишмәне төзекләндерүдә төп эшләрне башкаруны генераль директор Игорь Шугаев җитәкчелегендәге «Аксубай ТКХ» үз өстенә алды. Бирегә техника һәм белгечләр җәлеп ителде.
Беренче эш итеп чишмә суын арттыру өчен берничә су чыганагы бергә тоташтырылды. Шунда ук су коену урыны булдырылган, территория табигый ташлар белән бизәлгән, сукмакларга брусчатка җәелгән, беседкалар урнаштырылган, куаклар, чәчәкләр утыртылган, керү юлына вак таш җәелгән. Кыска вакыт эчендә әлеге урын танымаслык булып үзгәрде, халык та даими килә башлады.
Чишмәне билгеләнгән срокта ачу көнендә бирегә барлык район җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр җыелды. Тантананы район башлыгы Камил Гилманов ачты.
-Бүген без изге эшкә җыелдык,-диде ул. -Бу исәп буенча төзекләндерелгән егерме бишенче чишмә. Биредә тәртип урнаштыруда үз өлешләрен кертүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Бу безнең район халкына, аксубайлыларның киләчәк буынына уртак бүләгебез.
Район башлыгы чишмәне төзекләндерүгә үз өлешләрен кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аларны җыелучыларның көчле алкышлары астында «Аксубай ТКХ» ААҖ генераль директоры Игорь Шугаев, «ВАМИН-Аксу» ООО генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Леонид Жуков, ПЛ-88 директоры Фәрхат Аюпов, «Татавтодор» ААҖ нең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин, «Аксубай май заводы» ААҖ директоры Юрий Седов, эшмәкәрләр Мансур Рафиков, Евгений Казаков һәм Леонид Охотников алды.
Ал тасманы район башлыгы Камил Гилманов, «Аксубай ТКХ» генераль директоры Игорь Шугаев һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе җитәкчесе Леонид Шугаев кисте.
Рәсми тантанадан соң җыелучылар чишмә территориясен карап үттеләр, чишмә суыннан авыз иттеләр.
Тантаналы чарада җыелучыларның күңелен мәдәният хезмәткәрләре күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев