Район киңәшмәсе
Узган җомгада ТР да ТКХ ны үзәртеп коруга ярдәм итү фонды турындагы РФ законын тормышка ашыру, белем бирү объектларын капиталь ремонтлау, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү барышы турындагы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып үтте. Министрлар Советында республика дәрәҗәсендә күтәрелгән мәсьәләләр район башлыгы Камил Гилманов үткәргән киңәшмәдә дә дәвам...
Узган җомгада ТР да ТКХ ны үзәртеп коруга ярдәм итү фонды турындагы РФ законын тормышка ашыру, белем бирү объектларын капиталь ремонтлау, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү барышы турындагы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып үтте.
Министрлар Советында республика дәрәҗәсендә күтәрелгән мәсьәләләр район башлыгы Камил Гилманов үткәргән киңәшмәдә дә дәвам итте. Анда район хезмәтләре, оешмалары һәм предприятиеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Торак биналарга капиталь ремонт ясау мәсьәләсенә кагылып үтеп, әлеге программа буенча эшләүне төзелеш оешмалары җитәкчеләренә графикка сыешу өчен ремонт эшләре темпларын арттыру киңәш ителде. Киңәшмәдә шулай ук социаль билгеләнештәге объектларны ремонтлау барышына, су белән тәэмин итүгә кагылышлы кайбер моментлар тикшерелде.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Николай Становов санитар чистарту буенча икеайлык мәсьәләләренә һәм 21 апрельдә булачак төп чараларның берсе массакүләм шимбә өмәсенә тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев