Кече бизнес: уңышлар һәм проблемалар
Рәсми

Кече бизнес: уңышлар һәм проблемалар

Авыл җирлекләрендә халыкның район тармаклары вәкилләре белән очрашулары булып үтте. Халыкның матди хәлен күтәрү алымнарының берсе буларак, авылда тормыш шартлары дәрәҗәсен яхшырту юлларын эзләү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү очрашуларның төп максаты булып торды. Урыннарда авыл җирлекләре активлары белән аралашу, милекчелекнең кече формаларына ярдәм итү программаларын уңышлы гамәлгә ашыруның уңай мизгелләрен...

Авыл җирлекләрендә халыкның район тармаклары вәкилләре белән очрашулары булып үтте.

Халыкның матди хәлен күтәрү алымнарының берсе буларак, авылда тормыш шартлары дәрәҗәсен яхшырту юлларын эзләү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү очрашуларның төп максаты булып торды. Урыннарда авыл җирлекләре активлары белән аралашу, милекчелекнең кече формаларына ярдәм итү программаларын уңышлы гамәлгә ашыруның уңай мизгелләрен һәм шулай ук авылларда кече бизнесны үстерүгә кагылышлы килеп туган проблемалы моментларны ачты.


Район буенча 9540 хуҗалык исәпләнә, анда 9554 мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 4075е сөтлебикәләр, шулай ук 3877 дуңгыз, 9600 сарык, 358 ат һәм 70586 кош-корт исәпләнә. КФХда бүгенгесе көнгә 1182 баш мөгезле эре терлек исәптә, шуларның 430ы сөтлебикәләр.


Соңгы елларда шәхси секторда да терлекләр санының һәм аларның авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге күрсәткечләренең артуы күзәтелә. Әмма, авыл җирлекләрендә халык белән очрашулардан ачыкланганча, кайбер проблемаларны чишүгә аяк салган процесслар да бар. Мисалга, Кәкре Күл авыл җирлегендә яшәүчеләр аларның кайберләрен әйтеп үттеләр. Атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга бәйле кыенлыкларны.

- Артып калган яшелчәне, үстерелгән кош-кортны, мөгезле эре терлекне кайда сатарга? - дигән зарларын белдерделәр алар.

Шунысы куандыра, сөтне яхшы бәядән кабул итә башладылар, авыл кешеләре әлеге продукцияне теләп тапшыра.

Районда 8 баштан да ким булмаган сыер асрау өчен - 200 мең сум, 5 баштан да ким булмаган сыер асрау өчен 100 мең сум күләмендә мини-фермалар төзүгә бирелгән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару программасы уңышлы тормышка аша.

Алга таба бу сан артачак әле, чөнки программада катнашырга теләк белдерүчеләр саны күп.

Авыл кешеләре агачтан төзелгән корпусларның дәүләт субсидияләштерү объектларына кертелүен үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Алар да бит шулай ук озак вакыт хезмәт итә, коры, ә төзелеш материалын авыл кешесенә әллә кайдан эзләп йөрисе дә юк.

Иске Кармәт авыл җирлеге халкы токымлы таналар һәм беренчегә буаз сыерларны сатып алу мәсьәләсен тикшерделәр. Аларны сатып алуга дәүләт гражданнарга чыгымнарның бер өлешен кире кайтарып, судсидия бирә. Тик аның кыенлыгы шунда, авыл хуҗалыгы оешмалары таналар һәм сыерлар сатмый, ә физик затлардан һәм КФХлардан сатып алу каралмаган.

Физик затлардан мал сатып алган очракта субсидияләштерүнең каралуы проблеманы хәл итәр дә иде. Очрашулардан күренгәнчә, үз эшләре белән шөгыльләнергә - ә нәкъ менә мал, кош-корт асрауны җәелдерергә, яшелчә үстерергә теләгән актив кешеләр бихисап. Бу максатлар өчен программалар эшли, район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелә.


Нет комментариев