Республикада шундый исем астындагы бәйге старт алды. Аның максаты - иреклеләр эшчәнлеге турында киң җәмәгатьчелеккә ирештерү һәм үз теләгең белән башкарылган эш гамәлләрен популярлаштыру. Бәйгедә катнашуга гаризалар - 16 апрельдән 9 майга кадәр кабул ителә, 31 майда йомгак ясала. Бәйгедә яше 14 тән алып 30 га кадәр булган иреклеләр, иреклеләр...
Республикада шундый исем астындагы бәйге старт алды.
Аның максаты - иреклеләр эшчәнлеге турында киң җәмәгатьчелеккә ирештерү һәм үз теләгең белән башкарылган эш гамәлләрен популярлаштыру. Бәйгедә катнашуга гаризалар - 16 апрельдән 9 майга кадәр кабул ителә, 31 майда йомгак ясала. Бәйгедә яше 14 тән алып 30 га кадәр булган иреклеләр, иреклеләр отрядлары һәм үзәкләре, вузлар һәс ссузлар студентлары, иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Бәйге темалары - ирекле эш башкарган кешенең "Шәфкатьле кешеләр йөзе" шәхси видеосы, бер төркем иреклеләрнең "#Хыяллар командасы" видеосы, 2016 елның 19 апрелендә үткән "Игелекле кино көне" акциясеннән креатив мини-видеотасма, "Изге гамәлләр эстафетасы # Добрый Татарстан# Мәрхәмәтле Татарстан" темасына ирекле видео.
Мәрхәмәтле эшләрне җәелдерү Үзәгенең элемтә мәгълүматы ksddrt@mail.ru сайтында, тел. 8 937 615 22 35.
Фото cs633823.vk.me
Нет комментариев