Имин бәйрәмнәр
Рәсми

Имин бәйрәмнәр

Район башлыгы каршындагы террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү турында сөйләштеләр. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев авыл җирлекләре башлыкларына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, бәйрәм чараларын, тантаналы литургияләр үткәрү урыннары һәм аларга якын территорияләр, халыклар күпләп йөргән юллар, террористик актлар, экстремистик гамәлләргә юл куймау...

Район башлыгы каршындагы террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү турында сөйләштеләр.


Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев авыл җирлекләре башлыкларына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, бәйрәм чараларын, тантаналы литургияләр үткәрү урыннары һәм аларга якын территорияләр, халыклар күпләп йөргән юллар, террористик актлар, экстремистик гамәлләргә юл куймау максатларында, аерым күзәтү астында булырга тиешлеге турында искәртте. Җиңү көне хөрмәтенә чаралар үткәрелгән чорда вәхшилек һәм һәйкәлләрне җимерү фактларына юл куймауга бәйле чараларны көчәйтергә.

Районның баш полицейские шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына игътибарны канунсыз аракы һәм көмешкә сату фактларын ачыклауга юнәлтергә боерды.

Янгын часте җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Ибляминов янгын куркынычы чорында иминлек чаралары, төзелеш-корылмалар янәшәсендә камыл, чүп-чар, шулай ук кыр һәм болыннарда коры үлән яндыруга юл куймау турында сөйләде.

Район башлыгы Камил Гилманов авыл җирлекләре башлыкларыннан терроризм һәм экстремизмга каршы көрәштә профилактика чараларына кагылышлы гамәлдәге канунны тайпылышсыз үтәүне таләп итте Һәм искәртте:

- Сез үзегезгә тапшырылган территорияләрдә кешеләр гомере һәм иминлеге өчен җаваплы. Сез халык- ларның күчеп йөрүен контрольдә тотарга һәм бәйрәм көннәрендә, ялларда авылларга кайтучы кунаклар турында да белергә тиеш. Барысын да күз уңында тотып, моңа охшаш нинди дә булса яңалык күзәтелгәндә участок вәкиленә яки полициягә хәбәр итәргә.

Май бәйрәмнәрендә халыктан да уяулык сорала. Шикле кешеләр пәйда булганда, таныш түгел предметларга тап булганда, шулай ук теләсә нинди экстремаль хәлдә дә түбәндәге телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә: 02 (020 - кәрәзле телефоннан), 8 (84344) 2-79-74, 2-74-53 - полиция; 01, 121 - Бердәм кизү-диспетчер хезмәте, Коткару хезмәте.


Нет комментариев