2016 елда "Халык контроле"нә аксубайлылардан 201 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 152се "чишелгән", 15е кире кагылган, 34е - планда. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе (63) территорияне төзекләндерүгә кагылган. 54 мөрәҗәгать - чишелгән. Икенче урында - муниципаль юллар торышы һәм аларны ремонтлау. Барлыгы 48 мөрәҗәгать, 29ы - чишелгән, 5се - кире кагылган, 14е - планда. Юл...
2016 елда "Халык контроле"нә аксубайлылардан 201 мөрәҗәгать кергән.
Шуларның 152се "чишелгән", 15е кире кагылган, 34е - планда.
Мөрәҗәгатьләрнең күбесе (63) территорияне төзекләндерүгә кагылган. 54 мөрәҗәгать - чишелгән. Икенче урында - муниципаль юллар торышы һәм аларны ремонтлау. Барлыгы 48 мөрәҗәгать, 29ы - чишелгән, 5се - кире кагылган, 14е - планда. Юл хәрәкәтен оештыруга кагылышлы мөрәҗәгатьләр бергә ким (47). Шуларның 34е чишелгән, 10сы - планда, 3се кире кагылган. 15 мөрәҗәгать мобиль хәбәрләшүгә кагылышлы. Хастаханә һәм поликлиника эшенә кагылышлы 11 мөрәҗәгатьнең 10сы чишелгән. 1-4 мөрәҗәгать сату кагыйдәләрен бозуга, җәмәгать транспортына, чүплекләргә, авыл хуҗалыгына, хуҗасыз этләргә һәм мәктәпләргә кагылышлы.
Соңгы мөрәҗәгатьләрнең берсе Беловка авылында юлларны чистартуга бәйле. Мәсьәлә берничә көн эчендә чишелеш тапты.
"Мәктәп эко-патруле"нә кагылышлы Аксубай районыннан 64 хәбәр кергән, 21е чишелгән, калган 43е турында мәгълүмат расланмаган.
Нет комментариев