Авыр йөк машиналары үтә алмый
Рәсми

Авыр йөк машиналары үтә алмый

Татарстанда 15 апрельдән 14 майга кадәр авыр йөк транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу вакытта 4, 5, 6 тоннадан артык авырлыктагы йөк автомобильләре хәрәкәте тыела. Бары тик "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда гына искәрмә каралган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Төбәк яки муниципальара, җирле билгеләнештәге автомобиль юллары...

Татарстанда 15 апрельдән 14 майга кадәр авыр йөк транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнә.


Бу вакытта 4, 5, 6 тоннадан артык авырлыктагы йөк автомобильләре хәрәкәте тыела. Бары тик "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда гына искәрмә каралган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Төбәк яки муниципальара, җирле билгеләнештәге автомобиль юллары буйлап транспорт чаралары хәрәктен вакытлыча чикләү яки туктатуны гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында"гы карарында чикләү кагылмаган транспорт чаралары категориясе күрсәтелгән.

Фото static.ngs.ru


Нет комментариев