Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Хисап таныклыкны тапшырган вакыттан башлана

Дәүләт автоинспекциясе махсус хокуктан мәхрүм итү турындагы карарны үтәү тәртибен искә төшерә.

Транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән йөртүче, суд карары үз көченә кергән көннән алып өч эш көне эчендә ЮХИДИ бүлекчәсенә үзенең яшәү урыны буенча машина йөртү таныклыгын тапшырырга тиеш, анда таныклык махсус хокуктан мәхрүм итү срогы тәмамланганчы сакланачак. Таныклык тапшырудан баш тарткан очракта, мәхрүм итү вакыты өзелә. Ул шофер таныклыгын тапшырганнан соң яки аны югалту турында гариза биргәннән соң гына дәвам итәчәк.

– Машина йөртүче тиешле җәза турындагы карар үз көченә кергән көннән махсус хокуктан мәхрүм ителгән дип санала, – дип аңлатма бирде районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. – Әгәр бу очракта ул, үзе белән тапшырылмаган йөртү таныклыгын алып, транспорт чарасы белән идарә итә икән, аны чираттагы җәза көтә: утыз мең сум күләмендә административ штраф салу, яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә йөздән ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эш. Шул ук вакытта ул идарә иткән транспорт чарасы тартып алына һәм махсус стоянкага урнаштырыла. Транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогы тәмамлангач, йөртү таныклыгы автомобиль йөртүчегә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүен тикшергәннән соң һәм аның тарафыннан юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар өчен административ штрафлар түләнгәннән соң гына кайтарыла. Әгәр дә машина йөртүче исерек килеш машина йөртү, юлтранспорт һәлакәтеннән соң медицина тикшерүен узудан баш тарту яки исерек килеш руль артына утырган өчен идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булса, машина йөртү таныклыгын кире кайтару өчен аңа шулай ук транспорт чаралары белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләре булмау турында медицина нәтиҗәсе кирәк булачак.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев