Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Велосипед – Аксубай укучылары өчен дус

2 нче Аксубай урта мәктәбендә узган профилактика чарасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланды.

Мәктәп укучылары әти-әниләре белән бергә юл хәрәкәте тестын хәл иттеләр, велосипедта фигуралы йөртү этапларын үттеләр һәм агитбригада чыгышын күрсәттеләр.

Нурлат шәһәре БДД ДБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова һәм муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова балаларга велосипедчылар, җәяүлеләр өчен төп кагыйдәләрне һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану турында искә төшерделәр. Барлык катнашучыларга белешмәлекләр, блокнотлар һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.

Чара ахырында ЮИД отряды Дәүләт автоинспекциясе һәм БДД ДБУ территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «Игътибар: каникуллар!» акциясен үткәрделәр.

Акция барышында юидлылар машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлекләр тапшырдылар һәм тизлек режимын үтәргә чакырдылар. Машина йөртүчеләр җавап итеп балаларга юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев