Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Аксубай укучылары куркынычсыз велосипед бәйгесендә көч сынаштылар

Аксубайда велосипед сезоны «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе белән ачылды.

Ул Аксубайның 2 нче мәктәбе базасында яшь юл хәрәкәте инспекторлары арасында узды. Бәйгедә районның 14 ЮИД отряды катнашты. Катнашучылар автошәһәрчектә велосипед йөртү, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, куркынычсызлык һәм тормыш эшчәнлеге нигезләре, велосипед төзелеше һәм «Бергәләп – Юл хәрәкәте иминлеге өчен!» иҗади бәйгесендә көч сынаштылар. Бәйгедә гомуми зачетта 2 нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте командасы җиңде, икенче урында – Кәкре Күл мәктәбе, өченчедә – Иске Ибрай мәктәбе отрядлары. Җиңүчеләргә кубоклар, грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Башка катнашучылар да бүләксез калмады – аларга «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ сувенирлары һәм яктылык кайтаручы брелоклар тапшырылды.

Фото: Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев