Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Рульне исерек кешегә тапшырган һәм йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән

Аксубай җәмәгать суды Нурлат кешесен транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия мәгълүматларына караганда, 29 гыйнварда гражданин А. машина белән идарә итә һәм рульне исерек хәлдә булган танышы Б.га тапшыра. Машина Шоссе урамында патруль машинасы белән тоткарланганда, салонда алар икесе дә булган. Бар булган дәлилләргә – кәгазьдә алкотестор нәтиҗәсе, медицина таныклыгы, шоферның язма аңлатмасы һәм полиция хезмәткәренең беркетмәсе булуга карамастан, автомобиль хуҗасы судта рульне гражданин Б. га тапшырмавын акларга тырышкан. Шул рәвешле ул җаваплылыктан качарга теләгән.

Элек автомобиль хуҗасы моңа охшаш административ хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Һәм бу бары тик авыр шарт булып кына хезмәт иткән. Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Станислав Зайцев билгеләп үткәнчә, гражданин А. юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышына һәм иминлегенә реаль куркыныч тудырган.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 2 өлеше нигезендә транспорт чарасы белән идарә итүне исерек хәлдә булган кешегә тапшыру утыз мең сум күләмендә штраф салуга һәм ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыга штраф түләргә һәм ел ярым руль артына утырмый торырга туры киләчәк. Суд карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев