Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Өстенлекләрне үстерү

Руль артына – салган килеш

Аксубай районының 31 яшьлек кешесе автокалада руль артында исерек килеш тоткарланган.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе мәгълүматларына караганда, гражданин М. Яр Чаллы шәһәре урамнары буйлап «Лада Гранта» автомобиле белән исерек килеш идарә иткән. Бу эш Аксубай җәмәгать судында каралды. Судка тапшырылган дәлилләр арасында тоткарлау видеоязмасы, алкотестор тикшерүе турындагы таныклык күчермәсе һәм алкоголь куллану халәтен тикшерү акты да бар.

Хокук бозучы үзе судка килмәгән, язма гариза буенча эшне аның катнашыннан башка гына тикшергәннәр. Аксубай җәмәгать суды аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф салу сыйфатында җәза билгеләгән һәм ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев