Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Марианна курчагы Аксубайдан Мариупольгә тынычлык һәм үзара ярдәм символы буларак китәчәк

Районнан Донецк, Мариуполь һәм Херсонга унынчы гуманитар ярдәм караваны җыела.

Һәр ярдәм караваны белән бергә, яклаучыларыбызга теләктәшлек белдереп, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм район мәктәпләре укучылары хатлар язып, рәсемнәр ясап җибәрәләр.

– Безнең мобилизацияләнгәннәр сабыйларның һәм укучыларның хатларын һәм рәсемнәрен көтәләр, алар иң беренче аларны сорыйлар. Бу сугышчыларны дәртләндерә, аларга көч бирә, – дип сөйләде махсус хәрби операция зонасынан чираттагы тапкыр сәфәрдән кайткан волонтер, диңгезчеләр җыены рәисе Анатолий Скворцов.

Безнең балалар – ул безнең яклаучылар кебек үк патриотлар, алар анда, хәрби операция зонасында үзләренең балалык акыллары белән хәзер инде Новороссия булган территориядә яшьтәшләренең сигез ел ут астында яшәүләрен дә, үзләре өчен гадәти булган нәрсәләргә – ризыкка, суга һәм хәтта уенчыкларга да тилмерүләрен аңлыйлар.

Волонтерлар “штабы” урнашкан яшьләр үзәгенә балалар да килә, алар яшеренү челтәрләре үрергә ярдәм итәләр.

Алар да фронтка ярдәм итәргә, Җиңүне якынайтырга телиләр.

Районда махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән фотограф өчен, аны бөтен район Андрей абый дип атый, тепловизор сатып алу өчен ярдәм җыю игълан ителде. Ул балалар бәйрәмнәрен, чыгарылыш кичәләрен төшерде, истәлеккә фотоальбомнар ясады, район кешеләренең туй һәм истәлекле вакыйгаларының бәхетле мизгелләрен сурәтләде.

Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә – кечедән алып олысына кадәр барысы да җавап бирде.

Хәйрия ярдәме сумма белән үлчәнми, диләр. Аның чын күңелдән һәм саф йөрәктән эшләнүе мөһим.

2 нче Аксубай мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Андрей Мясников үзенең копилкасын ачып, җыелган акчаны Андрей абыйсы өчен волонтерларга тапшырган. Аның иптәше Кәрим Әгъләмиев тә үзенең җыйган акчаларын алып килгән.

– Мәктәп мондый укучылар белән горурлана ала, алар – яшь патриотлар, булачак Ватанны яклаучылар, – дип сөйли волонтер Елена Кузьмина.

Ә Урмандееводан биш яшьлек Марианна үзенең курчагын Мариуполь балаларына бүләк итәргә карар иткән. Бу кызчыкның иң яраткан уенчыгы булган, ул аңа үз исемен кушкан һәм бер минут та анардан аерылмаган.

Әнисенең телефон аша танышына, махсус хәрби операция зонасында балаларның кияргә киемнәре, уйнарга уенчыклары юк, дип сөйләгәнен ишеткәч, ул, озак уйлап тормыйча, әнисенә: “Марианнаны аларга җибәрергә кирәк, миңа барыбер тиздән мәктәпкә барасы, уйнарга вакытым булмаячак”, – дип әйткән.

Бу турында безнең волонтерлар еламыйча сөйли алмыйлар. Әле тагын Аксубай волонтерлары карамагына алынган Мариуполь бала тудыру йорты белән элемтәгә кергәннән соң, аларның Никита исемле курчак-талисман барлыгы ачыкланды. Бу курчак, әниләрне һәм балаларны саклап, алар белән барлык бомбага тотуларны кичергән. Марианна курчагы Никитаның дусты булачак, ул Мариупольгә тынычлык һәм үзара ярдәм символы буларак китәчәк.

Ә ярдәм җыю дәвам итә. Мариуполь бала тудыру йорты өчен әйберләр, яңа туган балалар өчен биләүләр (чиста һәм үтүкләнгән), памперслар, әниләр өчен азык-төлек кирәк. Аларның хастаханәдән чыкканнан соң барырга урыннары да, кияргә киемнәре дә юк.

Шулай ук Андрей абый өчен тепловизор җыю дәвам итә. Бөек Пасха һәм изге Рамазан ае көннәрендә йөрәкләрегез игелекле эшләр өчен ачылсын иде!

Саклык банкы карталарына акча күчерү өчен реквизитлар:

Скворцов А.Н., тел: +7 919 627-35-73;

Зәйнуллин Ф.Җ., тел.: +7 917 392-88-91.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев