Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Юл иминлеге турында

Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышының көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә булды.

Ул район башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә узды. Утырышта район юлларында аварияләргә бәйле хәл буенча фикер алыштылар. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, 1 майга район территориясендә ел башыннан дүрт юл-транспорт һәлакәте булган, һәлак булучылар юк, әмма дүрт кеше зыян күргән. Узган елның шул ук чорында ике юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда бер кешенең гомере өзелгән һәм бер кеше зыян күргән. Барлык дүрт юл-транспорт вакыйгасы да төбәк әһәмиятендәге юлларда килеп чыккан. Сәбәбе – каршы як полосага чыгу, бәрелешү һәм юл читенә тәгәрәү.

Комиссия рәисе Станислав Зайцев игътибарны ТР Министрлар кабинеты һәм куркынычсыз юл хәрәкәте буенча Хөкүмәт комиссиясе карарларын үтәү кысаларында, юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт вакыйгаларын һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү чараларын тормышка ашыруга юнәлтте.

– Җәйге каникуллар алдыннан мәктәп яны лагерьларында балалар белән профилактик эшләргә, укучылар һәм аларның әти-әниләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү предметына, шул исәптән велосипедларда хәрәкәт иткәндә киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга җыелышлар, әңгәмәләр һәм инструктажлар үткәрүгә аерым игътибар бирү зарурлыгына юнәлтте. Шулай ук юл хәрәкәте инспекторларының ышанычлы ярдәмчеләре булган ЮИД отрядларының эшен активлаштырырга, – дип ассызыклады комиссия рәисе.

Комиссия утырышында урам-юл челтәрләре участокларында фоторадар комплексларын урнаштыру урыннарын билгеләделәр һәм килештерделәр, юл тамгаларын яңарту буенча эшләр турында сөйләштеләр. Сүз уңаенда, буяу белән тамга салу эшләре тәмамланган, ә пластик белән графикка нигезләнеп башкарылачак. Шулай ук җирле урам-юл челтәрләрендә чокырларны ремонтлау эшләре дә төгәлләнгән. Юл участокларын яктыртуны җайлау актуаль мәсьәлә булып кала.

Станислав Зайцев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чараларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуны, туры эфирларны оештыруны, шул исәптән, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау максатларында юидылар һәм юнкорлар белән үзара хезмәттәшлекне оештыруны йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев