Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Яшь юл хәрәкәте инспекторлары республика акциясенә ярдәм итәләр

«Игътибар – балалар!» республика профилактика чарасы кысаларында 2 нче Аксубай урта мәктәбе базасында ЮИД отрядлары ярышлары узды.

Чараның максаты җәйге каникуллар вакытында укучыларның иминлеген тәэмин итү булды.

БДД буенча ярышлар Нурлат шәһәренең "БДД" ДБУ җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы белгеч Татьяна Мартынова катнашында узды.

Командалар велосипедта йөрү осталыгын күрсәтеп кенә калмадылар, ә агитация мәгълүматлары белән дә чыгыш ясадылар.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев