Аксубайда «Автобус» операциясе бара
Өстенлекләрне үстерү

Аксубайда «Автобус» операциясе бара

Дүшәмбе көнне Татарстанда «Автобус» профилактик операциясе башланды.

Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре техник контроль чараларын – тахографларны кулланып, машина йөртүчеләрнең тизлек режимын, хезмәт һәм ял итү вакытларын контрольдә тотуны көчәйтәчәк.

– Автобуслар һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә булды һәм кала, чөнки алар күп санлы кешеләрне, шул исәптән мәктәп балаларын да йөртә, – дип аңлатма бирде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – 3 майга кадәр район юлларында йөрүче барлык автобусларны тикшерергә тырышачакбыз. Бу, беренче чиратта, пассажирларның иминлеге.


Нет комментариев