Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Аксубай районында “Каршы полоса” операциясе бара

Профилактика чаралары 6-15 март көннәрендә каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү максатыннан оештырыла.

Ел башыннан Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як юлга чыгу сәбәпле 49 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше һәлак булган һәм 81 кеше яраланган. Статистика буенча һәлак булганнарның 62 проценты юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан, аларда каршы як полосага чыккан шоферлар гаепле булган.

– Россия Федерациясенең Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып киткәнче, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының ерактан һәм узып китү процессында җитәрлек дәрәҗәдә ирекле булуына, юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына йөрү һәм киртәләр өчен куркыныч тудырмаячагына, ә “узып китү тыелган” юл билгесенең гамәлдә булу зонасында, тоташ сызык булганда, шулай ук күтәрелү ахырында, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда – узып китү тыелган булуына инанырга тиеш, – дип аңлатма бирде районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов.

Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, административ хокук бозу кабатланган очракта транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителүгә китерә, моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат яисә бу гамәл өчен хөкем ителгән кешеләргә өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев