Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Аксубай районы авыл мәктәбенең ЮИД отряды эштә

Иске Мокшино урта мәктәбе ЮИД отрядының берьюлы өч яшь инспекторы бүләкләр алды.

Өстәвенә, өчесе дә, юл хәрәкәте иминлегенә багышланган "Юл билгеләре дөньясы" Бөтенроссия рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурсында катнашып, 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды.

– Бу очраклы түгел, бу – ЮИД отряды җитәкчесе педагог Л.Р. Сухалованың системалы эш нәтиҗәсе, – ди мәктәп директоры Раил Шәрәфетдинов.

Күптән түгел мәктәпнең яшь инспекторлары янында Нурлат шәһәрендәге «БДД» территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова һәм ЮХИДИнең район бүлеге белгече Татьяна Мартынова кунакта булдылар. Алар билгеләп үткәнчә, әлеге белем бирү учреждениесендә юл хәрәкәте иминлеге буенча дәресләр югарырак дәрәҗәдә үткәрелә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев