Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Аксубай районы авыл мәктәбендә мультфильм күрсәтелде

Кичә Иске Мокшино урта мәктәбенең башлангыч звено укучылары мультфильм карадылар, аның темасы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы булды.

Сабыйлар белән уртак очрашуны Нурлат шәһәрендәге «БДД» дәүләт учреждениесе территориаль идарәсенең профилактикалау бүлеге һәм Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге оештырды.

Профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова һәм районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсе белгече Татьяна Мартынова балалар белән юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасына әңгәмә үткәрделәр. Балаларга шулай ук тиешле темага белешмәләр таратылды.

Беренче сыйныф укучылары белән ЮИД отряды җитәкчесе Л.Сухалова юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә бәйге үткәрде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев