Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Өстенлекләрне үстерү

Аксубай мәктәпләре укучылары язгы каникулларны коралланып каршы алдылар

Кичә Аксубай 2нче урта мәктәбе базасында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бәйге узды.

Район мәктәпләренең алты командасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен белүгә көч сынашты.

Бәйгедә катнашучылар шулай ук велосипед төзелешен белүләрен дә күрсәттеләр.

Мәгариф учреждениесенең ЮИД отряды шулай ук “Тизлек режимы” һәм “Каршы хәрәкәт итү полосасы” акцияләрен үткәрде, алар вакытында шоферларга тизлекне арттырмаска һәм куркыныч шартларда каршы полосага чыкмаска, дигән белешмәлекләр тапшырылды.

Каникулларда укучыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан шундый ук чараны В.Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбендә дә үткәрделәр. Анда ТР БДД ДБУның Нурлат шәһәре ТИ профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Татьяна Мартынова катнашты.

Мәктәпнең “ЮИД” отряды җитәкчесе Л. Р.Сухалова укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә бәйге оештырды.

Фото: мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев