Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Туксан яшендә дә авыл остасының куллары эш коралы сорый

Бөтен тирә-якта билгеле булган төзелеш остасы бүген дә эш коралларыннан башка яши алмый

Алексей Михайлов Совет чорындагы закон буенча 60 яшьтән эштән туктамый. Гәрчә «Вперед» колхозы бу вакытка үзгәртеп кору нәтиҗәсендә таркалган һәм башка формада эшен дәвам итсә дә, Алексей Гаврилович лаеклы ялда да эшсез калмый. Аңа үз хезмәт җимешләре кызганыч була – чөнки туган хуҗалыгының барлык объектлары – амбарлар, ферма биналары, ат абзарлары төзелешенә аның кул җылысы тигән була. Һәм ул гына да түгел. Ул шулай ук автомат-дуңгызчылык комплексын төзүдә дә катнаша. Өстәвенә ул аны үз бригадасы белән нигезеннән башлап торгыза. Үз өйләрен дә алар хатыны Анна белән иңгә-иң куеп җиткезәләр.

– Иртән таң белән, эшкә киткәнче – бер рәт, төшкә кайткач икенчесен, ә эштән соң, ничек кенә арыган булсам да, өченче рәт бүрәнәләрне салып чыга идем, – дип сөйли юбиляр. – Мин салынган рәт араларын мүкләп чыккан арада, хатыным чираттагы бүрәнәләрне каезлый иде. Аннары бүрәнә өстенә утырам да, үз эшемә үзем шатланам: кояш баеп килә, авыл өстен җылы җәйге кич урап алган. Янәшәмдә яраткан тормыш иптәшем, әйләнә-тирәбездә өч кызыбыз: Клавдия, Нина һәм Лидия йөгереп йөри. Мин алар якты, иркен өйдә үссеннәр дип хыялландым, үземә андый бәхет тәтемәде. Сугыш башланганда, миңа җиде яшь иде. Әтине һәм өлкән абыйларны фронтка алдылар. Мин гаиләдә әни өчен терәк булдым. Ә инде ун яшьтә кулыма балта алып, колхозда төзелеш эшләрен башкарырга туры килде.

– Без әти-әни мәхәббәтен, назын тоеп зур, якты йортта үстек, – диләр яраткан кешеләренең юбилеена бәйрәм өстәле әзерләгән кызлары Клавдия белән Нина.

– Сугыштан соңгы чорда районны һәм колхозны торгызуга керткән өлешегез өчен Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям, – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, район башлыгының истәлекле бүләкләрен тапшырып. – Сезнең буын безне бәхетле тормыш белән тәэмин итте.
Юбилярны җирле хакимият органы җитәкчесе Нина Михайлова да җылы тәбрикләде.

– Сезнең йорт ишекләре кешеләр өчен һәрвакыт ачык иде, һәм моны барысы да хәтерли, – диде җирлек башлыгы. Бүген янәшәдә Анна Степановнаның булмавы гына кызганыч.

– Әйе, – дип көрсенеп куйды юбиляр, – хатыным-алтынымның мине ташлап киткәненә дә инде ун ел.

– Ләкин әти, әнинең вафатыннан соң, озак вакыт моңсуланып йөрсә дә, акрынлап үз халәтенә кайтты. Һәм аңа югалту хәсрәтен йотарга эшкә дәрт ярдәм итте, – диләр кызлары. – Ул безнең бик хәрәкәтчән. Йортта да бөтен эшне башкара, җәй көне аның бакчасы сокланып туймаслык. Көз көне бөтен туган-тумачага бәрәңге җыярга булыша. Әтинең бер генә көне дә яраткан эш коралларыннан башка узмый, үзенә нинди дә булса эш таба. Гомере буе яратып башкарган хезмәте аңа алга таба яшәргә дәрт өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев