Аксубай ветераннары космос турында белделәр
Новости

Аксубай ветераннары космос турында белделәр

«Нежность» КЦСОНның тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы ветераннар бөтен кешелек өчен кызыклы темага – космос киңлегенә чумдылар.

Социаль учреждениедә Космонавтика көнендә тематик сәгать оештырылды.
Тармак ветераннары – тормыш тәҗрибәсе зур булган кешеләр. Аларның күбесе 1961 елның 12 апрелендә Совет космонавты Юрий Гагарин дөньяда беренче булып космоска очыш ясаганны яхшы хәтерли. Алар бу вакытта балалар гына булганнар. Бүлек белгечләре ветераннарга кеше тарафыннан космосны үзләштерүнең якты мизгелләрен искә төшерделәр, тематик викторина үткәрделәр, галәм турында кызыклы яңа фактлар белделәр.

 


Нет комментариев