Аксубай районында ике янгын булган
Новости

Аксубай районында ике янгын булган

Бүгенге иртә районда гадәттән тыш хәлдән башланды.

Яңа Тимошкино һәм Сөнчәле авылларында берьюлы ике янгын булды.

– Гадәттән тыш хәл урынында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эшләде, 4 берәмлек техника җәлеп ителде, шул исәптән Иске Тимошкино һәм МЮД аерым янгын сүндерү постлары. Иске Тимошкино авыл җирлегендә күчмә янгын сүндерү техникасы бар, авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева ярдәмендә ул һәрвакыт хәрби әзерлектә тотыла. Төп янгын сүндерү көчләре һәм янгын хезмәте чаралары килгәнче монда янгынга киртә куелган иде. Янгыннарны сүндерүдә 13 кеше катнашты, – ди Аксубай янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Иблямиев. – Бәхеткә каршы, корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгын урынында Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов та, аның урынбасары Станислав Зайцев та булды.

–Хуҗа мунча ягарга карар кылуын таныды, ул мичкә күп кенә кәгазь тутырган һәм мич авызын ябылмаган килеш калдырган, – дип аңлатма бирде Яңа Тимошкинода килеп чыккан янгын буенча вәзгыятькә районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Бибиков. – Нәтиҗәдә, мунча ут белән юк ителгән. Бәхеткә, янәшәдәге ишегалды корылмаларын саклап калу мөмкин булды.

Сөнчәле авылында янгын өч кешедән торган гаиләне йортсыз калдырган.

– Бәланы сизеп, халык уянды, әмма ут, йортның бөтен мәйданын биләп алып, бик тиз түбәгә үрмәләде, – дип сөйләде күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең районара бүлеге тикшерүчесе Рәсим Исламов. – Янгынның якынча сәбәбе – төзек булмаган электр үткәргече.

Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә.

Җылыту миче алдында тимер калай кисәге беркетергә кирәк, мичне кыздырырга, мич ягуны балаларга ышандырырга ярамый. Бернинди очракта да утны күзәтүсез калдырмаска. Мич ягылган вакытта башка эшләрне туктатып торуны гадәткә кертегез. Шулай итеп, сез үзегезнең торагыгызны һәм каралты-кураларыгызны янгыннан саклый алырсыз.

Бәйрәмнәр һәм ял көннәрендә электр үткәргечләренә йөкләнеш арта, чөнки гаиләнең барлык әгъзалары өйдә һәм барлык электр приборлары диярлек даими кабызыла. Кышкы чорда җылыткычлар да йөкләнешне арттыра. Шуңа күрә һәр ягып җылыту сезоны алдыннан электр үткәргечләргә инвентаризация ясарга кирәк, бигрәк тә аларның хезмәт итү вакыты зур булса. Түбәсез калганчы, аларны алыштырыр өчен акча кызганмаска кирәк.

– Янгын тәүлек вакытын сайламый, шуңа күрә һәр янгын туганнар һәм якыннарның үлеме белән дә тәмамланырга мөмкин. Яңа ел бәйрәмнәре әле дәвам итә. Район халкын гирляндалар кулланганда уяу булырга чакырабыз – аларны төнгелеккә һәм өйдән чыгып киткәндә челтәрдә кабызылган килеш калдырмаска кирәк. Фейерверклар җибәргәндә дә сак буу таләп ителә – аларны бернинди очракта да корылмалар янәшәсендә аттырмаска! Исегездән чыгармагыз, ут бәласы рәхимсез, – дип искәртте Александр Бибиков.


Нет комментариев