Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яраткан әбиләр һәм әниләр өчен

Якшәмбе көнне район Мәдәният йорты сәхнәсендә узган Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим иткән концерт хатын-кызлар бәйрәменә багышланган мәдәни чараларга нокта куйды. Яшь талантлар чыгышын тамаша кылырга гадәттә әниләр, әбиләр, апалар гына түгел, шулай ук әтиләр, бабайлар һәм аларның якын дуслары да килә. Хатын-кызларны бәйрәмнәре белән котлап, сәнгать мәктәбе директоры Галина...

Якшәмбе көнне район Мәдәният йорты сәхнәсендә узган Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим иткән концерт хатын-кызлар бәйрәменә багышланган мәдәни чараларга нокта куйды.
Яшь талантлар чыгышын тамаша кылырга гадәттә әниләр, әбиләр, апалар гына түгел, шулай ук әтиләр, бабайлар һәм аларның якын дуслары да килә.
Хатын-кызларны бәйрәмнәре белән котлап, сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруретдинова сәләтле балаларны хуплаулары өчен әниләргә рәхмәтләрен белдерде.
- Ә безнең бүгенге чыгышыбыз тагын да дәртлерәк булачак, чөнки талантлы укытучылар сафы артты - сәнгать мәктәбендә бүген хатын-кыз-укытучылар гына түгел, ир-ат-укытучылар да белем бирә, шуңа күрә бездә малайлар хоры бар, шулай ук яңа биюләр дә әзерләдек, - дип билгеләп үтте Галина Александровна.
Концертны 40 елдан артык хезмәт стажы булган атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Лосюгин җитәкчелегендәге оркестр ачып җибәрде. Аның тәрбияләнүчеләре - төрле сыйныфларда укучылар төрле музыка уен коралларында уйнап, классик музыкаль әсәрләр башкардылар.
Бәйрәм концерты "Созвездие-Йолдызлык" Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зональ этабы алдыннан үзенчәлекле генераль репетиция дә булды. Әниләрне иң яхшы концерт номерлары, яңа биюләр белән котладылар, яңа матур костюмнар һәрберсенең эчтәлеген ачып бирә алды. Тамашачылар алкышларын кызганмадылар - чөнки сәхнәгә һәр сыйныфтан укучылар котлаулар белән чыктылар. Ике сәгать дәвам иткән концерт, әниләргә шатлык бүләк итеп, бер мизгел кебек сизелми дә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев