Якташыбыз повесте буенча спектакль
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган "Бүре каны" исемле спектакльне аксубайлыларга да тәкъдим итә. Спектакль иң әүвәле 2009 елда Казанда үткәрелгән "Нәүрүз" төрки телле театрлар бәйгесендә катнашты, 2012 елда Төркиянең Конья шәһәрендә уздырыла торган "Мең сулыш, бер аваз" фестиваленә барды. Әлеге дулкынландыргыч һәм тирән...
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт театры Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган "Бүре каны" исемле спектакльне аксубайлыларга да тәкъдим итә.
Спектакль иң әүвәле 2009 елда Казанда үткәрелгән "Нәүрүз" төрки телле театрлар бәйгесендә катнашты, 2012 елда Төркиянең Конья шәһәрендә уздырыла торган "Мең сулыш, бер аваз" фестиваленә барды. Әлеге дулкынландыргыч һәм тирән уйларга сала торган тамаша театр сәхнәләрендә 60 тапкыр уйналды инде.
Әсәрнең төп геройлары көчне табигатьтән алалар. Язучы, кеше табигатьтән ераклаша барган саен яхшылык, якыннарга карата ярату хисләре, аңлашу, намус, хөрмәт кебек сыйфатлар юкка чыга бара дип санап, аларны табигатькә якынайтырга тырыша. Кешенең һәм табигатьнең бер бөтен булуы матур әдәбиятта күптән чагылыш тапкан йола. Шулай итеп автор җирдәге барлык тереклекнең бер бөтен булуын саклап калырга һәм укучыларда татар халкының тарихына, аның йолаларына һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт уятырга тели.
Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре кешенең, табигатьнең һәм төрле көчләрнең мөнәсәбәтен, кешенең тарихсыз, табигатьсез алга таба үсә алмавын ачык аңлатып бирә.
Спектакль Аксубай Мәдәният йорты сәхнәсендә 28 апрель көнне 19 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
Фото: www.sobaka.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев