Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Хәсән Туфанга багышланган пленэр ачылды

Хәсән Туфан музей-йортында бөек татар шагыйренең тууына 125 ел тулуга багышланган пленэр ачылды.

Әлеге вакыйга Туфанның кече ватанында сәнгать сөючеләрне – пумала осталарын һәм яшь рәсем ясаучыларны, Балалар иҗат мәктәбенең рәсем сәнгатендә тәрбияләнүчеләрне җыйды.

Аксубай районына мәртәбәле кунаклар арасында профессор, Россия рәссамнар берлеге һәм ВРОСХР Идарәсе әгъзасы, шулай ук Халыкара сәнгать белгечләре ассоциациясе (AIS) һәм “Россия педагог-рәссамнар берлеге” ОТОО әгъзасы Вера Филиппова, Чистай сәнгать мәктәбе директоры Кадрия Шарова килде. Пленэр катнашучылары музей экспозициясе белән кызыксынып таныштылар. Музей директоры Тәгъзимә Низамова бөек якташның тормышы һәм иҗаты, аның өлешенә туры килгән авыр сынаулар турында сөйләде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Пленэрда катнашучыларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталия Куштукова сәламләде.

– Сезнең иҗат эшләрегез якташыбыз хәтеренә дан җырлау булачак, – дип билгеләп үтте ул, вакыйганың мөһимлеген ассызыклап.

Шул ук көнне чарада катнашучылар үз әсәрләрен булдыруга керештеләр. Аларның һәрберсе музей-йортның үзенчәлекле мохитендә илһам тапты: кемнедер аның тарихы җәлеп итте, кемдер бөек татар шагыйре дөньяга аваз салган авыл урамнарын һәм аның матур табигатен сурәтләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев