Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Хәйрия проекты башланды

Иске Ильдеряк мәдәният йортында «Без бергә – без бердәм» дигән концерт булып узды.

Мәдәни проект авыл мәдәният йортларында Россия халыкларының бердәмлеге елына һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган күчмә хәйрия концертлары циклыннан гыйбарәт. Беренче чыгыш Иске Ильдеряк авылында үтте.

Чараның рәсми өлешен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов ачты.

– Шуны истә тотарга кирәк: халыкларның бердәмлеге, хезмәт сөючәнлек һәм хәрби батырлык традицияләре – җәмгыятебезнең уртак нигезе ул.

Ул волонтерларга һәм Ватанны саклаучыларга ярдәм итүдә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде.

Кичә күңел күтәренкелеге шартларында узды. Иске Ильдеряк мәдәният йорты сәхнәсе районның иң яхшы артистларын җыйды. Солистлар Елена Пикалова, Сергей Ильин, Алия Сөләйманова, Фәнис Низамов, Оксана Ильмухина, Ирина Ишаева, Эдуард Ильин чыгыш ясадылар. «Аксубай егетләре» яшь баянчылары өздереп уйнадылар, «Родные просторы» коллективы һәм «Оляпка» ансамбле үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Һәр номер безнең уртак тарихыбыз һәм халыклар дуслыгы турында искә төшереп, күңел түрләренә үтеп керде. Тамашачылар йөрәк җылысы белән таралыштылар. Узган хәйрия концерты барышында җыелган барлык акчалар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга ярдәмгә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев