Ватан сакчысы көнендә
Ватан сакчысы көненә багышланган бәйрәм чарасына халык күп җыелды - алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да, ир-атлар да, хатын-кызлар да бар иде. Кичәнең кызыклы һәм сюрпризларга бай буласы сизелеп торды. Һәм шулай булып чыкты да. Тантана гаеплеләрен район башлыгы Камил Гилманов бәйрәм белән ихлас котлады. - Без катлаулы...
Ватан сакчысы көненә багышланган бәйрәм чарасына халык күп җыелды - алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да, ир-атлар да, хатын-кызлар да бар иде.
Кичәнең кызыклы һәм сюрпризларга бай буласы сизелеп торды. Һәм шулай булып чыкты да.
Тантана гаеплеләрен район башлыгы Камил Гилманов бәйрәм белән ихлас котлады.
- Без катлаулы заманда яшибез, - дип билгеләп үтте ул. - Шулай да көчле, Россиянең армиясе дә куәтле. Бу залда утыручыларның барысы да бүгенге көндә илебез иминлеге, икътисадны, Ватаныбыз оборонасын ныгыту өчен хезмәт куйган кешеләр. Беренче чиратта Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтәсем, аларга иминлек, бәхет телисем килә. Бәйрәм белән Сезне!
Бу кичне сәхнәдән Көнбатыш гаскәрләре берләшмәсенең республика союзы, Варшава килешүе һәм диңгезче офицерлар җыены ветераннары эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Ә экранда бүгенге көндә районның төрле тармакларында уңышлы хезмәт куючы алтмышынчы, җитмешенче, сиксәненче еллар солдатларының фотографияләре күренде. Экранда пәйда булган һәр сурәтне зал көчле алкышлар белән кабул итте. Шулай ук Хәрби диңгез флоты көненә багышланган бәйрәм чараларыннан сюжетлар да тәкъдим ителде.
- Бүген минем сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын Ватан сакчысы көне белән чын күңелемнән котлыйсым килә! - диде, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова. - Кыенлыкларны күп кичерергә туры килсә дә, алар сынмаганнар, түзгәннәр. Без бүген чиксез бәхетле - күгебез тыныч, балаларыбыз, оныкларыбыз авырлыклар күрми үсәләр. Һәрвакыт шулай булсын иде!
Сәхнәдән күңелләргә үтеп керерлек җыр-моң агылды - үзешчән артистлар, сәләтле балалар үзләренең чыгышлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев