Ватан Герое көнендә
Бәйрәм чаралары дан обелискы янында иртәнге митингтан башланды. Монда район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек һәм укучылар җыелды.
Митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.
- Безнең илебез тарихы нигезен көчле рухлы, Бөек Ватан сугышы фронтларында, тылда Җиңүне якынайту өчен кан койган һәм сугыштан соңгы елларда геройларча хезмәт куйган кешеләр тәшкил итә. Геройлар арасында - хәрби хезмәткәрләр, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, табибләр, төзүчеләр һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Андый кешеләр өчен Ватанга хезмәт итү бурычы беренче урында булды һәм булачак.
Ватан Геройлары көне тарихы Бөек Екатерина Җиңү китерүче Изге Георгий орденын булдырганннан соң, 1769 елда үткәрелә башлый.
Бүгенгесе көндә дә Геройларны хөрмәтләүләре шатлыклы вакыйга. Район башлыгы безнең район Геройлары белән горурлануын билгеләп үтте һәм аларның исемнәрен атады - болар Советлар Союзы герое Григорий Романов, Социалистик Хезмәт герое - чирәм җирне күтәрүче Тимофей Волков, атаклы төзүче Михаил Михеев, талантлы агроном Леонтий Петров, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Шәриф Хафизов, дуңгыз караучы Валентина Сорокина. Геройларга багышлап укучылар шигырьләр укыдылар. Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар.
СОЦИАЛИСТИК ХЕЗМӘТ ГЕРОЕНА - ЧӘЧӘКЛӘР ҺӘМ БҮЛӘКЛӘР БЕЛӘН
Тантаналы митингтан соң район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм ветераннар Советы рәисе Галина Бобкова Социалистик Хезмәт герое Валентина Сорокина янына бардылар.
80 яшьлек Валентина Сорокина Аксубайда улы Андрей гаиләсендә игътибар һәм хөрмәт тоеп яши.
- Район да сезне ярата һәм хөрмәт итә. Сезнең фидакарь хезмәтегез бәрабәренә безнең район дуңгызчылык тармагы буенча беренче урында торды, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
Ул Герой әбигә озын гомер һәм исәнлек теләп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Валентина Васильевна исә Герой исеменә бер дә омтылмаган, тырышып хезмәт куйган.
- Социалистик Хезмәт герое исемен миңа 1976 елда бирделәр. Калганнар кебек хезмәттәшләремнең һәм районның ышанычын аклар өчен тырыштым. VIII бишьеллык планын 3,5 ел эчендә үтәдем. IX һәм X бишьеллыкларда да беренчеләр исәбендә идем, - дип бүлеште Валентина Васильевна. - Барлык хезмәт юлымны дуңгызлар карауга багышладым.
Геройның табигый тыйнаклыгы шаккатыра. Ә бит алдынгы хезмәткәр күпьеллык тырыш һәм намуслы хезмәте өчен хөкүмәт исеменнән күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнгән. 1971 елда Хезмәт Кызыл Йолдызы, 1973 елда Ленин орденнарына лаек була. Төп эше белән беррәттән Валентина Васильевна җәмәгать эшен дә алып бара - РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана, КПСС район комитеты, партия өлкән комитеты әгъзалары була. Геройның тыйнаклыгын район башлыгы да билгеләп үтте. Валентина Васильевна проблемалары турында сөйләми, балалары һәм оныклары хөрмәтен тоеп яшәгәненә, бер-бер артлы оныкчыкларының тууына сөенә. Исәнлеге генә бераз какшаган. Ул табын артында кунакларны район проблемалары белән кызыксынып, әбиләргә хас кунакчыллык белән үзе сыйлады.
АКСУБАЙЛЫЛАРДАН КОНЦЕРТ
Районның мәдәният хезмәткәрләре Ватан Геройлары һәм Россия Конституциясе көне уңаеннан концерт программасы әзерләгәннәр.
Район башлыгы исеменнән аксубайлыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров котлады.
- Геройлык кайнар нокталарда гына түгел, тыныч вакытта да кылына - гаиләсен калдырып яки исәнлеге белән исәпләшмичә, үзенә йөкләгән бурычны үтәгән батырлар аз түгел, - дип билгеләп үтте Сергей Александров. - Безнең районнан бүгенге көндә матур тормышыбызны тәэмин иткән бик күп Геройлар чыккан. Алар тырышлыгы белән Россия һәм Татарстаныбыз чәчәк ата.
Районның төп сәхнәсендә зур экранда Россия дәүләтенең куәте, Ватан Геройлары көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы турында видеофильм күрсәтелде. Алып баручылар Ирина Сәлахова һәм Екатерина Копонева Аксубай җирендә туып үскән Геройлар турында сөйләделәр. Сәхнәдә төрле телләрдә патриотик җырлар яңгырады һәм районның иң яхшы коллективлары - "Балкыш" район конкурсында катнашучылар, балалар сәнгать мәктәбе укучылары хореографик композицияләр күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев