Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татарстан – безнең уртак йортыбыз

Язның игелек атнасы кысаларында "Хыял" приютында чаралар уздырыла. Бу көннәрдә гражданлык активлыгы тәрбияләү, туган республика турында мәгълүматларны ныгыту, кече ватанга мәхәббәт тәрбияләү, халык йолаларына кызыксыну уяту максатларыннан "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" чарасын оештырдылар. Балаларга Татарстан Республикасы тарихы һәм символикасы турында исләренә төшерделәр, тәрбияче слайдлар күрсәтеп, туган ягыбызның табигый байлыклары...

Язның игелек атнасы кысаларында "Хыял" приютында чаралар уздырыла.
Бу көннәрдә гражданлык активлыгы тәрбияләү, туган республика турында мәгълүматларны ныгыту, кече ватанга мәхәббәт тәрбияләү, халык йолаларына кызыксыну уяту максатларыннан "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" чарасын оештырдылар. Балаларга Татарстан Республикасы тарихы һәм символикасы турында исләренә төшерделәр, тәрбияче слайдлар күрсәтеп, туган ягыбызның табигый байлыклары турында бәян итте. Барысы да милли бәйрәм Сабан туен, узган универсиаданы, башкалабызның 1000 еллыгын искә төшерделәр, татар телендә җырлар җырладылар. Балалар Татарстан табигатенең төрлелеге һәм искиткеч булуы, безнең республикадагы истәлекле урыннар, сәнәгать үсеше турында белделәр. Чара азагында балалар бөек шагыйрь Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев