Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тамашачыларның һәм жюриның күңелен яуладылар

Алексеевск районында ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручылар "Балкыш" V республика фестиваленең зональ этабы узды. Анда республиканың Кама аръягы зонасыннан төрле тармак ветераннары катнашты. Бәйге тематикасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын, Ленин комсомолы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүне үз эченә алды. "Безгә еллар - киртә түгел" район фестивалендә сайлап алынган иң якты...

Алексеевск районында ТР ветераннары арасында үзешчән башкаручылар "Балкыш" V республика фестиваленең зональ этабы узды.
Анда республиканың Кама аръягы зонасыннан төрле тармак ветераннары катнашты. Бәйге тематикасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын, Ленин комсомолы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүне үз эченә алды.
"Безгә еллар - киртә түгел" район фестивалендә сайлап алынган иң якты номерлар Аксубайны зональ турда тәкъдим итте. Безнең ветераннар тамашачыларны һәм жюрины үзләренең сәләтләре, башкару осталыклары белән яулап алдылар. Зал һәр чыгышны алкышларга күмде, "Афәрин!", "Браво!" сүзләре яңгырады. Ә жюри әгъзалары чыгышларга бәя биреп кенә калмыйча, тамашачыларга кушылып кул чаптылар. Нина Волкова, Лидия Нураева, Леонид Воркунов, Зиннур Гөзәеровның вокал номерлары, "Златоцвет" ансамбленең вокал чыгышлары вакытында хәтта аларга кушылып җырладылар да. Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге бию коллективы аерым бәяләмә алды. Матур костюмнар кигән биючеләр сәхнәдә искиткеч театральләштерелгән бию тамашасы тәкъдим иттеләр. Зал да бурычлы калмады - тагын сәхнәгә чакырып кул чапты. Ансамбльдә биючеләрнең күбесенең 60 яшьтән өлкәнрәк булуларына ышанып та булмый хәтта. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, башка районнар программасында бию номерлары булмады да диярлек. Валентина Евграфова укыган "Ана турында баллада" сүрәтләнгән вакыйгалар хисенә чумарга мәҗбүр итте, залда утыручылар битләре буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөрттеләр.
Фестиваль дипломын тапшырганда, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштерәков безнең катнашучыларга шундый матур чыгышлары өчен рәхмәт әйтте. Аларның һәркайсына аерым-аерым җылы сүзләр яңгырады, һәм ахырда шундый югары башкару осталыгына ия аксубайлылардан соң башка район катнашучыларына чыгыш ясау кыенгарак туры киләчәк, дип тә өстәде.
- Безнең коллектив зональ фестивальдә лаеклы чыгыш ясады, - дип белдерде Галина Бобкова. - Үзешчән артистлар чын сәнгать үрнәген күрсәттеләр. Әмма моңа ирешү өчен күп хезмәт куярга, дулкынланулар кичерергә кирәк. Фестивальдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, мәдәнияттә ветераннар хәрәкәтен хуплаулары өчен рәхмәт сүзләре, аларның сәхнәдә чыгыш ясау осталыкларына соклану хисләрен белдерәсе килә. Киләсе елда "Балкыш"та катнашучылар саны артыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев