Профессиональ башкаручылар Аксубайлыларны җырлары белән сөендерделәр
Гуляев паркында «Сандугач сайрар иле» фестивале лауреатлары катнашында җылы музыкаль кичә узды.
Тамашачылар өчен Айнур Галләмов, Сәрия Мәрданова һәм Инсаф Гыйззәтов чыгыш ясады. Аларның моңлы тавышлары һәм эчкерсез башкарулары кешеләргә яхшы кәеф бүләк итте. Чыгышларны олылар да, балалар да тыңлады – барысына да татар, рус, таныш эстрада җырлары ошады. Тамашачылар аларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар, чыгышларны алкышларга күмделәр.
Чара «Татарстанда җәй» программасы кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев