Приют балалары – Толстой турында
Мәдәният

Приют балалары – Толстой турында

Лев Толстой яшәгән һәм иҗат иткән почмак бөтен дөньяга билгеле. Бөек рус язучысы юбилеена багышланган чаралар кысаларында "Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр "Ясная Поляна" музей-йорт буенча виртуаль сәяхәт-презентация кылдылар. Балалар язучының тормышы, иҗаты турында бик күпне белделәр, музейдагы экспонатлар, бу искиткеч урынны әйләндереп алган табигать белән таныштылар. Презентация балаларда туган төбәккә...

Лев Толстой яшәгән һәм иҗат иткән почмак бөтен дөньяга билгеле.
Бөек рус язучысы юбилеена багышланган чаралар кысаларында "Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр "Ясная Поляна" музей-йорт буенча виртуаль сәяхәт-презентация кылдылар. Балалар язучының тормышы, иҗаты турында бик күпне белделәр, музейдагы экспонатлар, бу искиткеч урынны әйләндереп алган табигать белән таныштылар. Презентация балаларда туган төбәккә мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелде.

Нет комментариев