Арча районының Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» Бөтенроссия халык иҗаты фестивале узды.
Киң колачлы мәдәни чараның максаты – татар халкының милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү. Бәйрәмгә Татарстан Республикасының төрле районнарыннан, Самарадан, Башкортостаннан һәм башка төбәкләрдән башкаручылар килде – сәхнәдә йөздән артык номер башкарылды. «Ялкын» коллективы бу конкурста беренче тапкыр «Халык җыры» номинациясендә катнашты. Тамашачылар алар башкаруындагы халык җырын җылы кабул итте.
Коллектив составында, нигездә, авыл пенсионерлары. Алар бик күп борынгы җырларны, халык традицияләрен беләләр. Һәм боларның барысын да Бөтенроссия сәхнәсендә лаеклы күрсәтә алдылар.
Нет комментариев