Медиклар – чын артистлар
Сиксәненче, туксанынчы һәм аннан соңгы елларда район хастаханәсе коллективының иҗади хисап концертларында ничек чыгыш ясавын аксубайлылар бүген дә яхшы хәтерли. Әмма быелгысы хисап концерты элеккегеләреннән дә кызыклырак һәм эчтәлеклерәк булды. Зал концерт башланганчы берничә сәгать алдан тамашачылар белән шыплап тулган булса да, һаман саен халык килә торды. Программа күңелле мизгелдән...
Сиксәненче, туксанынчы һәм аннан соңгы елларда район хастаханәсе коллективының иҗади хисап концертларында ничек чыгыш ясавын аксубайлылар бүген дә яхшы хәтерли.
Әмма быелгысы хисап концерты элеккегеләреннән дә кызыклырак һәм эчтәлеклерәк булды. Зал концерт башланганчы берничә сәгать алдан тамашачылар белән шыплап тулган булса да, һаман саен халык килә торды. Программа күңелле мизгелдән башланды - район үзәк хастаханәсе тармак ветераннарына роза чәчәкләре өләште.
Сәхнәдә чын-чынлап театральләштерелгән тамаша башланды. Медиклар елның төп темасын - экологияне күтәрделәр. Матур лирик җырлар, ялкынлы биюләр - медицина хезмәткәрләре барысын да илһамланып, артистларча оста башкардылар. Тамашачыларга исә сокланып, таң калып утырасы гына калды. Аудитория аларга җавап йөзеннән көчле алкышларын кызганмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев