Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Якшәмбе көнне мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Районның төп концерт залында мәдәнияткә хезмәт итүче кешеләр җыелды. Тантанада үзәкләштерелгән китапханә, клуб, район Мәдәният йорты, музей системасы, балалар сәнгать мәктәбе белгечләре катнашты. - Соңгы елларда мәдәният өлкәсендә күпме уңай якка үзгәрешләр булды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. -...

Якшәмбе көнне мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Районның төп концерт залында мәдәнияткә хезмәт итүче кешеләр җыелды.
Тантанада үзәкләштерелгән китапханә, клуб, район Мәдәният йорты, музей системасы, балалар сәнгать мәктәбе белгечләре катнашты.
- Соңгы елларда мәдәният өлкәсендә күпме уңай якка үзгәрешләр булды, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Шуның белән бергә сез халыкка шатлык бүләк итәсез, бу еллар эчендә сез көчегезне, шәхси вакытыгызны кызганмыйча үзегез хезмәт куйган мәдәният учакларын бизәүгә өлеш керттегез. Республика, Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә нәтиҗәләргә ирешәсез, урыннарда проектларны гамәлгә ашырасыз.
Мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров кайнар котлады, ул мәдәниятне саклаучыларга иҗади идеяләр, илһам теләде.
Район һәм авыл мәдәнит учаклары, китапханәләр, музейларның дистәләгән мәдәният хезмәткәре районның мәдәният тормышын үстерүгә керткән өлешләре өчен билгеләп үтелделәр.
Яңа Үзи авыл мәдәният йорты режиссеры Алим Идиятуллин, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты режиссеры Марина Царегородцева, район Мәдәният йорты режиссеры Венера Краснова, Сөнчәле авыл мәдәният йорты режиссеры Екатерина Наумова, Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе тегүче-костюмеры Галина Мясникова район башлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, район Мәдәният йорты режиссеры Надежда Мишина, район Мәдәният йортының клуб эше методикасы буенча белгече Ирина Сәлахова, район Мәдәният йорты режиссеры Светлана Убейкина, үзәкләштерелгән китапханәләр системасының туплау бүлеге китапханәчесе Наталья Убейкина башкарма комитетның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ирина Телешевага, сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруретдиновага, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копаневага һәм музей директоры Әлфия Нурхамәтовага мәдәният бүлегенең Мактау кәгазьләре тапшырылды.
- Сезнең һәрберегезгә куйган хезмәтегез, иҗатыгыз өчен рәхмәт. Ирешелгәннәр белән чикләнмәгез, - дигән теләкләрен җиткерде, хезмәттәшләрен котлап, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов.
Мәдәният хезмәткәрләре көне - ул мәдәният хезмәткәрләренең күпчелеге сәхнәдә түгел, ә тамаша залында утырып билгеләп үткән елның бердәнбер бәйрәме. Иң яхшы хезмәткәрләр мәдәният бүлеге һәм район Мәдәният йорты исеменнән кыйммәтле бүләкләр алдылар. Ведомствода булган оешма директорлары һәм җитәкчеләр исеменнән тантана гаеплеләре адресына җылы, ихлас теләкләр яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан чәчәкләр һәм бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев