Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Китапханәдә туган якны өйрәнү проектының йомгаклау очрашуы узды

Аксубайда «Краеведческий дилижанс МИР» проекты — «Мы и Родина/Туган ил hәм без» интерактив программасы кысаларында йомгаклау чарасы узды.

Балалар һәм өлкәннәрне берләштергән бай эчтәлекле бәйге-уен программасы якты вакыйга булды.

Матур милли киемнәр кигән катнашучыларның күбесе туган якны өйрәнү мәйданчыгының эше турында уңай фикерләр калдырдылар. Кунаклар туган як турында алган белемнәренең мөһимлеген ассызыкладылар һәм мәйданчыкның үз эшен дәвам итәчәгенә ышаныч белдерделәр.

Балалар һәм әти-әниләр «Минем Ватаным – Татарстан» интеллектуаль викторинасында актив катнаштылар, Республиканың истәлекле урыннары турында видео-ролик карадылар, гаилә, Ватан һәм дуслык турындагы халык мәкальләрен искә төшерделәр. Яшь укучылар проект кысаларында укыган яраткан китаплары турында фикерләре белән уртаклаштылар, Татарстанның истәлекле урыннары буйлап гаилә сәяхәтләре турында сөйләделәр.

Очрашу проект катнашучыларының үзләре төшергән фотосурәтләрдән тупланган «Бүгенге Аксубаем» дип исемләнгән мультимедиа фотоколлекциясен карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев