“Йолдызлык”та талантларын күрсәттеләр
Болгар шәһәрендә узган “Йолдызлык” республика телевизион фестиваленең зональ этабында безнең район йөздән артык яшь артистны зур уңыш белән тәкъдим итте.
Чыгышлар нәтиҗәләре буенча Марина Царегородцева җитәкчелегендәге район мәдәният йортының “Оляпка” халык җыры ансамбле “Вокал ансамбльләр” Урта төркем” номинациясендә җиңүче булды. Балалар “Дэнс-Тайм” хореография ансамбле (җитәкчесе Венера Краснова) белән берлектә онытылмаслык җырлы биюле композиция тәкъдим иттеләр. Әлеге чыгыш фестивальнең гала-концертында алкышларга күмелде.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да сәхнә талантын һәм башкару осталыгын күрсәттеләр. Фестивальнең жюри вәкилләре “Фантазия” хореография ансамбленә (җитәкчесе Майя Макарова) өченче урынны бирде. “Иҗади илһам өчен” дипломын “Радуга” хореография ансамбле (җитәкчесе Руфинә Сафиуллина) алды. Бу коллективлар фестивальнең Казанда узачак супер-финалына махсус чакыру алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев