Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Эстафета старт алды

Районда "Туган җирем, синең белән горурланам һәм сөенәм" проекты кысаларында Җирлекара эстафета старт алды. Проектның бурычлары - халыкны туган төбәкнең үткән һәм хәзерге тарихына җәлеп итү; җирдә хезмәт куйган кешеләргә дан җырлау, соңгы елларда авылларны чәчәк аттыруга, кешеләрнең тормышын ямьләндерүгә, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән хезмәтләрне күрсәтү. Җирлекара...

Районда "Туган җирем, синең белән горурланам һәм сөенәм" проекты кысаларында Җирлекара эстафета старт алды.

Проектның бурычлары - халыкны туган төбәкнең үткән һәм хәзерге тарихына җәлеп итү; җирдә хезмәт куйган кешеләргә дан җырлау, соңгы елларда авылларны чәчәк аттыруга, кешеләрнең тормышын ямьләндерүгә, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән хезмәтләрне күрсәтү. Җирлекара эстафета кунакчыл Беловка җирлегендә - Беловка, Яңа Үзи, Алексеевск, Сергеевск авыл мәдәният йортларыннан башланып китте. Бәйге катнашучыларының чыгышларына составында ТРның атказанган укытучысы, педагогик хезмәт ветераны Валентина Селезнева, район ветераннар Советы рәисе Галина Бобкова, ЭЭМ ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов, район Мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, район Мәдәният йортының клуб эшләре методикасы буенча белгече Ирина Сәлахова булган мәртәбәле жюри бәя бирә. Проектның жюри составын чуаш куасы, рус икмәге, татар бавырсагы һәм дәртле җырлар белән каршы алдылар. Проектта катнашучыларны Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов котлады. Балалар, клуб формированиеләре катнашучыларының чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Аеруча да "Деревенька", "Йетес туртасси", "Таван ял", "Пилеш" фольклор коллективлары, солистлар чыгышы халык күңелен яулады. Залда, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк иде - 200гә якын тамашачы җыелды, сәхнәдә иллеләп артист чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев