Эскәмиядә гапләшеп утырабыз
Үзәк паркта үзәк китапханәнең яшь китап укучылары өчен "Җәйге эскәмия" эшли. Бу - балалар өчен мавыктыргыч ял, яңа танып-белүләр. "Гаилә китапханәсе" хезмәткәрләре шул көннәрдә "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән "Әкиятләрнең тылсымлы лабиринты буйлап" әдәби-танып белүле очрашу үткәрде. Балалар әкиятнең ничек барлыкка килүе турында фикер йөрттеләр, аннан соң әкият...
Үзәк паркта үзәк китапханәнең яшь китап укучылары өчен "Җәйге эскәмия" эшли.
Бу - балалар өчен мавыктыргыч ял, яңа танып-белүләр.
"Гаилә китапханәсе" хезмәткәрләре шул көннәрдә "Салават күпере" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән "Әкиятләрнең тылсымлы лабиринты буйлап" әдәби-танып белүле очрашу үткәрде. Балалар әкиятнең ничек барлыкка килүе турында фикер йөрттеләр, аннан соң әкият тукталышлары буйлап сәяхәт иттеләр. "Табышмаклар тыкрыгында булдылар, Урман карчыгының "әкияти баш әйләндергеч тамашалары" хакында белделәр, "Почтальон Печкиннан" телеграмма алдылар һәм хәтта әкияти физкультминут үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар әкиятләр белән яхшы таныш булып чыктылар. Алар тәкъдим ителгән предметлар буенча персонажларны танып белделәр. Балалар өчен нәшер ителгән матур рәсемле китапларны карау аерым кызыклы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев