Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Без бергә

Аксубайда "Без бергә" балалар халык иҗаты муниципаль фестиваленең финал гала-концерты узды. Әлеге фестиваль балаларның һәм яшүсмерләрнең сәнгать-эстетик иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Баштан мәктәп, аннары зональ турлар узды. Каникуллар алдыннан район Мәдәният йортында иң-иңнәр көч сынашты. Составында мәгариф бүлеге һәм мәктәптән...

Аксубайда "Без бергә" балалар халык иҗаты муниципаль фестиваленең финал гала-концерты узды.
Әлеге фестиваль балаларның һәм яшүсмерләрнең сәнгать-эстетик иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Баштан мәктәп, аннары зональ турлар узды. Каникуллар алдыннан район Мәдәният йортында иң-иңнәр көч сынашты. Составында мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге вәкилләре булган жюри башкару осталыгына, номерның композиция төзелешенә, репертуарның яшь аерымлыкларына туры килүенә, кызыксындыру уятуына бәя бирде.
"Халык вокалы" номинациясендә Регина Черникова (Аксубайның 3 нче мәктәбе) һәм Лилия Шәйхетдинова (Аксубайның 2 нче мәктәбе) җиңүчеләр булдылар. Кече яшь төркемендә "Халык ансамбле" номинациясендә Кәкре Күл мәктәбеннән Анна Башатова һәм Даниил Андреев, ә өлкән төркемдә - Иске Тимошкино мәктәбеннән "Якты өметләр" җиңү яулады. Хореография буенча беренче урын өчен бүләкләрне "Скоморохи" (РМЙ) һәм Иске Тимошкино мәктәбе коллективы алды. Инструменталь ансамбльләр җиңүчеләре арасында - Емелькино мәктәбеннән "Курай" һәм "Аксубай егетләре" (РМЙ). Сәнгатьле укуда Юлия Стешина (Аксубайның 3 нче мәктәбе) һәм Язилә Хәйруллина (Иске Ибрай мәктәбе) аерылып тордылар. "Мода театры" номинациясендә Аксубайның 1 нче мәктәбенең "Ел фасыллары" дефилесы һәм Сөнчәле мәктәбенең "Илем" дефилесы иң яхшылар булдылар. Гаиләләр арасында Иске Ибрай авылыннан Мостафиннар һәм Минеголовлар иң иҗади гаиләләр булдылар.
Җиңүчеләр Яңа Чишмә районында апрель аенда узачак зональ этапта катнашачак. Катнашучылар алдына зур бурыч куелган, чөнки узган елда Аксубай вәкилләре лауреатлар һәм Казанда Гран-при ияләре булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев