Аксубайлылар Яңа елны якынайталар
Сишәмбе көнне төштән соң Аксубайның үзәк мәйданында җанлылык хөкем сөрде. Район үзәге балалар бакчалары һәм мәктәпләре хезмәткәрләре, көннең салкын булуына карамастан, кар сыннары ясарга чыктылар. Көнчыгыш календаре буенча Әтәч елы булган яңа елны каршылап биредә әкияти могҗиза пәйда булды. Кар төерләре күз алдында әкият геройлары образын алды. Сыннарның нәкъ әкияттәгечә...
Сишәмбе көнне төштән соң Аксубайның үзәк мәйданында җанлылык хөкем сөрде.
Район үзәге балалар бакчалары һәм мәктәпләре хезмәткәрләре, көннең салкын булуына карамастан, кар сыннары ясарга чыктылар. Көнчыгыш календаре буенча Әтәч елы булган яңа елны каршылап биредә әкияти могҗиза пәйда булды.
Кар төерләре күз алдында әкият геройлары образын алды. Сыннарның нәкъ әкияттәгечә килеп чыгуына, әлбәттә инде, аларны ясаучыларның кәефләре дә бәйле.
- Без иҗат иткән сыннарның кыш дәвамында балаларны куандырып торуы безнең күңелләрне җылыта, - диделәр педагоглар.
Карлы әкият дөньясы яңа персонажлар белән тулыланып, әкияти шәһәрчек нәниләрнең шат авазларыннан яңгырап торачак. Яңа ел тау артында түгел, хәзер килеп җитә ул. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре бәйрәмнең якынлашуын тагын да күркәмрәк һәм истә калырлык итү өчен бөтен көчләрен куялар, фантазияләрен җигәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев