Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Аксубайлылар – лаеклылар арасында

Аксубай районы делегациясе "Ел хатын-кызы. Ел ир- аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында булып кайтты. Анда Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Очрашуга 750 кунак чакырулы иде, алар арасында Татарстан Республикасының лаеклы хатын-кызлары - республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары вәкилләре, бәйге турларында җиңүчеләр, шулай ук иҗтимаги оешма...

Аксубай районы делегациясе "Ел хатын-кызы. Ел ир- аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында булып кайтты.

Анда Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Очрашуга 750 кунак чакырулы иде, алар арасында Татарстан Республикасының лаеклы хатын-кызлары - республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары вәкилләре, бәйге турларында җиңүчеләр, шулай ук иҗтимаги оешма активистлары һәм әгъзалары. Аксубай районын бәйгенең зональ этабында катнашкан һәм җиңүгә ирешкән - "Аксу Агро" агрофирмасы сыер савучысы Елена Баландова, Аксубай Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина, Беловка клубы мөдире Тамара Андреева, "Хыял" балалар йорты директоры Гөлнар Шарашева һәм Урмандеево авыл мәдәният йорты режиссеры Эдуард Ильин тәкъдим иттеләр. Безнең Тамара Андреева бәйгенең республика этабында "Мәдәният һәм рухилык" номинациясендә җиңүче булды һәм сәхнәдә "ТАТМЕДИА" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов кулыннан гөлләмә һәм бүләк алды.

Фото: kazved.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев