Аксубайда Беренче май яки Леонид Жуков ничек кызын кияүгә бирде
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты һәм мәдәният бүлегенең хисап концерты 80 нче елларны күңелдән кичерү мөмкинлеге бирде. Фойеда кунакларны тәм-томнар белән кайнар чәй, совет чоры экспонатлары күргәзмәсе каршы алды. Конферансье игълан итмичә да бер-бер артлы дәвам иткән, тиңе булмаган режиссуралы номерлар, мәхәббәт турындагы матур сюжет, тапкырлыкка корылган планеркалар, кибетләргә...
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты һәм мәдәният бүлегенең хисап концерты 80 нче елларны күңелдән кичерү мөмкинлеге бирде.
Фойеда кунакларны тәм-томнар белән кайнар чәй, совет чоры экспонатлары күргәзмәсе каршы алды. Конферансье игълан итмичә да бер-бер артлы дәвам иткән, тиңе булмаган режиссуралы номерлар, мәхәббәт турындагы матур сюжет, тапкырлыкка корылган планеркалар, кибетләргә чиратлар турындагы шаян сценкалар, туган төбәккә һәм аның геройларына багышланган чыгышлар - болар барысы да тамашачыларның сәхнәгә игътибарын арттырды. Шуңа тагын сәхнә геройларының көтелмәгән амплуасын да өстәсәң... Колхоз рәисе ролен уйнаган Леонид Жуковның иртәнге зарядка ясаганын, мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартыновның баянда уйнавына кушылып, директорлар - Ирина Телешева, Ольга Копанева, Галина Сруретдиноваларның такмаклар башкаруын еш күреп булмый шул.
Матур чыгышларга яхшы бәя бирә белүче Аксубай тамашачысы Тимур Крайнов, Татьяна Григорьева, Нина Волкова, Катерина Наумова, Оксана Ильмухиналарның дәртле җырларына күнеккән инде. Ә менә Надежда Мишина, Людмила Нестеркина, Ирина Сәлахова, Валентина Чудаковаларның чыгышлары көтелмәгән яңалык булды. Балалар сәнгать мәктәбе һәм район Мәдәният йорты хореография ансамбльләренең традицион чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Наилә Крайнова җитәкләгән Мәдәният йорты баянчылары коллективы, Владимир Лосюгин җитәкчелегендәге Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары ансамбле һәм Галина Сруретдинова җитәкчелегендәге барабанчылар төркеме чыгышларын зал алкышларга күмде.
Тамашачылар бу кичне алкышларын жәлләмәделәр. Концерт программасы азагында колхоз рәисе, ниһаять, кызының туена ризалыгын бирде һәм Беренче Май демонстрациясе башланды. Концертта катнашучылар һәм җырчылар башкаруында (Евгений Мартынов хәбәр иткәнчә аларның саны 142е иде) "Мәскәүдә май" җыры яңгырады. Сәхнә һәм зал галстуклар таккан, кулларына әләмнәр, чәчәкләр һәм шарлар тоткан "пионерлар" белән тулды.
Хисап концерты - ул һәрвакыт тамашачыларга шатлык бүләк иткән, чыгыш ясаучыларда дулкынлану хисләре тудырган онытылмаслык вакыйга. Чын күңелдән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетына һәм мәдәният бүлегенә "Безнең сиксәненчеләр" концерты өчен рәхмәт белдерәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев